Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Бу көн табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, кешеләргә авыруларны җиңәргә ярдәм итүче һәркемгә аерым рәхмәт белдерү өчен искиткеч сәбәп.
Иң авыр минутларда сез иң югары профессионализм һәм җаваплылык, шәфкатьлелек һәм игелек күрсәтеп ярдәмгә киләсез.
Сәламәтлек саклауга күп еллар биреп, хәзер лаеклы ялда булган медицина ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, җылылык, муллык һәм иминлек телим!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М. М. Черменский