ЛПХ ХУҖАЛАРЫ ИГЪТИБАРЫНА!!!!

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта кошның яшь терлекләрен (казлар, үрдәкләр, күркәләр, бройлер чебиләр) сатып алуга субсидия бирү өчен гаризалар кабул ителә.

Субсидия алучыларны сайлап алу критерийлары булып:
- 2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган яшь кош
- Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү белән шөгыльләнүче кошчылык хуҗалыкларыннан (ОКВЭД 01.47)яшь кошларны сатып алу
- сатып алынган яшь кошның яше 30 көннән дә артмаска тиеш;
- бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50-100 баш кош-корт сатып алу;
- сатып алынган яшь кош партиясенә ветеринария ярдәмче документлары булу.

Исегезгә төшерәбез, яшь кошларны сатып алуга субсидияләр күләме: 
- күркә 1 голга 200 сум
- казлар 1 голга 200 сум
- үрдәкләр 1 голга 120 сум
-бройлер чебиләр 1 голга 100 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International