Бүген Югары Ослан районында амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә медицина ярдәменең сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды. Чарада катнашучылар Югары Ослан районының Набережные Моркваши авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук үзәк район хастаханәсендә булдылар.
Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишакин озатуында профильле комитет әгъзалары хастаханә эше белән җентекләп таныштылар, кабул итү-диагностика кабинетын, УЗИ һәм психологик ярдәм кабинетларын карадылар, пациентлар белән аралаштылар. Депутатлар өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру, «Земский доктор» программасын гамәлгә ашыру, кадрлар җәлеп итү, табибларның хезмәт хакы, халыктан килгән шикаятьләрнең характеры мәсьәләләре белән кызыксындылар.