12 яшьләр советы утырышы

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Алина Сәлахова 25 июньдә видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы Татарстан Республика комитеты яшьләр советының уникенче утырышында катнашты.

Республика профсоюз яшьләр советы әгъзалары, яшь профактивистлар, республика хакимият органнарының Профсоюз оешмалары, шулай ук федераль хакимият органнарының территориаль структуралары вәкилләре эшнең беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар һәм алга таба эшләргә планнар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International