Авылда кече формаларга дәүләт ярдәме кысаларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү дәвам итә. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы авыл халкы бер яшьтән өлкәнрәк савым сыерларын, кәҗә аналарын һәм кәҗә балаларын тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алачак. Әлеге субсидия азык сатып алуга юнәлдерелгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 552 900 сум тәшкил итә.
ЛПХ өчен субсидия күләме:
1 сыерга - 2300 сум
2 сыерга 3300әр сум
3 һәм аннан да күбрәк сыерга 4300 сум
1 кәҗәгә 500 сум
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның исәп-хисап счетларына субсидияләр күчерү буенча эш алып бара.