Россия Эчке эшләр Министрлыгының «Верхнеуслонский» Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «БДД » ДБУ белән берлектә, иң яхшы автоһәвәскәр хатын-кызларны «Автоледи-2024»район машина йөртү осталыгы конкурсында катнашырга чакыра.
«Автоледи — 2024» район конкурсында теләгән һәр хатын-кыз катнаша ала (шәхси транспорт чарасы һәм «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булу мәҗбүри.)
Традиция буенча, ике конкурс сынавы узачак:
1. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү.
2. Автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтү.
Катнашу өчен алдан язылу таләп ителә.
Заявкалар 10 июльгә кадәр — 12:00 сәгатькә кадәр «Автоледи конкурсында катнашуга Заявка» тамгасы белән, ФИО һәм элемтә телефоны белән кабул ителә.
Белешмәләр өчен Телефон:
89172243151-Кристина Владимировна.
Җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны дипломнар һәм призлар көтә!