Коргуза авылында мәдәният йортына капиталь ремонт

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит»федераль проекты кысаларында Коргуза авылындагы мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 

Бүгенге көндә иске конструкцияләрне сүтеп бетергәннәр, тәрәзә блокларын монтажлау тәмамланган, түбәләрне ремонтлау тәмамланган. Инженерлык коммуникацияләре урнаштыру һәм биналарны чистарту эшләре алып барыла. Эшләр 80% ка башкарылган.

Эшләрне агымдагы елның август уртасына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International