8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - православиедә никахны яклаучы изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көне билгеләп үтелә, нәкъ менә аларга дин тотучылар бәхетле гаилә тормышы турында сорау өчен дога кылалар. Бу дата гаилә кеше өчен куркынычсызлык, кабул итү һәм күңел җылысы урыны булырга тиешлеген искә төшерү өчен билгеләнгән.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә район үзәк китапханәсендә «Мәхәббәт һәм тугрылыкның могҗизалы кушылмасы»дигән күргәзмә - хикәя әзерләнде.
Күргәзмәдә бәйрәмнең тарихы һәм элек-электән гаилә һәм никахны саклаучылар буларак хөрмәт ителгән, мәхәббәте бөтен нәрсәне: авыруларны, мәкерләрне, интригаларны һәм хәтта Үлемне дә җиңгән православие изгеләре Петр һәм Феврония тормышлары турында сөйләүче танып белү әдәбияты күрсәтелде. Шулай ук китапханә фондыннан гаилә сагалары турында әдәби әсәрләр дә тәкъдим ителде.