8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2024 елның 6 июле, шимбә

8 июльдә җылы һәм рухландыргыч бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 

Гаилә-ул һәр кешенең тормышында булган иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең якты бәйрәме алдыннан, 6 июльдә, Район балалар китапханәсендә «Гаилә – илһам чыганагы»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә бәйрәмнең килеп чыгышы, Петр һәм Феврония истәлекләрен хөрмәтләү, гаилә, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләүче әдәбият, шулай ук балалар һәм ата-аналар бергәләп укый торган әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International