2024 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассызыклап, Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә - ул ышанычлы таяныч, мәхәббәт, үзара хөрмәт, аңлау һәм сабырлык чыганагы.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «игътибар Визиты»акциясе уздырылган. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтүче ялгыз яшәүче парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, ныклы сәламәтлек, үзара аңлашу, озын гомер теләделәр һәм матур ак ромашка бәйләмнәре бүләк иттеләр!