Эшлекле дүшәмбе

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Евгений Варакин җитәкчелегендә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды, аннан Югары Ослан муниципаль районы оешмалары җитәкчеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының эш атнасы башлана.

Киңәшмә барышында районда хезмәт базарының торышы турында мәгълүмат җиткерделәр, беренче яртыеллыкта социаль-икътисадый үсеш рейтингына йомгак ясадылар. Моннан тыш, җылыту сезонына әзерлек турында да фикер алыштылар.

Евгений Анатольевич йомгак ясады һәм агымдагы чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International