Архив яңа документлар белән тулыланды.

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Югары Ослан архивында Октябрь социалистик революциясе катнашучысы, орденлы Николай Васильевич Шевнинның фонды бар.

Николай Васильевич Югары Ослан авылында 1901 елда туган. Эшче балта остасы гаиләсендә. Казан елга техникумын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген елга пароходчылыгында башлый, 46 ел Идел буйлап йөри һәм хезмәт юлын суднода капитан булып тәмамлый.
Аның күз алдында Бөек Октябрь революциясе килеп чыкты, ул аны «Сембер» буксир пароходында, ә аннары «Бурлак»буксир пароходында очратты.

Бөек Ватан сугышы елларында да ул Иделне ташлап китмәде, Сталинградка гаскәрләр һәм сугыш кирәк-яраклары ташыды. 1953 елда Дәүләт аның хезмәтләрен югары бәяли. Николай Иванович Шевнин Ленин ордены белән бүләкләнде. 1981 елда Николай Васильевич үлде, документларны саклауга аның улы Борис Николаевич тапшырды.

Ә күптән түгел Югары Ослан архивында аның оныгы Владимир Шевнин да булган. Ул бабасының архивта сакланган документлары белән танышты һәм фондка үзенең гаилә архивыннан фотосурәтләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International