«Сәламәтлек саклау» милли проекты гомерләрне коткара. Һәм бу-метафора түгел!

2024 елның 19 июле, җомга

Югары Ослан районының Макыл табиб амбулаториясендә вакытында үткәрелгән диагностика процедурасы өлкән яшьтәге ир-атның гомерен саклап калган очрак булган. 

Ул күкрәк авыртуына зарланып амбулатория мөдиренә мөрәҗәгать итте. Регина Рифовна Галиева-тәҗрибәле доктор, кичекмәстән ЭКГ ясады, анда «инфаркт»ны төгәл укыды. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасы чакырыла, ул пациентны Казанның 7 хастаханәсенә илтә. 

ЭКГ аппараты табиб амбулаториясе өчен «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында сатып алынган. 

Рег Регина Рифовнаның тиз һәм җайга салынган гамәлләре һәм врач амбулаториясенең технологик җиһазлануы аркасында ир-ат исән-сау!

Моннан тыш, бүгенге көндә районның барлык ФАПларында да шундый аппаратлар бар. Ә тагын, илкүләм проект ярдәмендә, район табиблары һәм фельдшерларының пациентның өендә ЭКГ ясау һәм шунда ук Казанның эре хастаханәсенә мәгълүмат җибәрү мөмкинлеге бар.
Мондый технологияләр вакытны экономияләргә һәм кичектергесез ярдәм күрсәтергә өлгерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International