2024 елның 14-16 августында Югары Ослан районының Соколка тавында «Җиңелмәс һәм легендар туу» хәрби-тарихи фестивале кысаларында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр өчен укыту-тренировка җыеннары узачак.
Җыемнарның максаты - туган як тарихын өйрәнү.
Җыеннар программасында Гражданнар сугышы тарихы буенча лекцияләр, страйкбол коралын кулланырга һәм атарга өйрәтү каралган. Шулай ук бүлекчәләр составында тактиканы өйрәнү буенча практик дәресләр һәм команда туплауга тренинглар үткәреләчәк. Җыен азагында катнашучыларны квест көтә, анда алар алган белемнәрен куллана алачак.
Иң актив катнашучылар 17 августта булачак реконструкциядә катнаша алачак.
Җыеннарда катнашу өчен 7 августка кадәр сылтама буенча заявка тутырырга кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/669e0c4002848f99d3354b6a/
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проект шулай ук «Татнефть»хәйрия фонды финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.
#РЦФорпост #минмол #Татар яшьләре #Татнефть