БРИКС саммиты вакытында Татарстанда барлык ау төрләрен тыячаклар

2024 елның 26 июле, җомга

Татарстанда 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык җирләрендә ауның барлык төрләренә тыю кертеләчәк: указга ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Указда әйтелгәнчә, мондый чаралар "БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында" күреләчәк.

Указ рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International