Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор-урып-җыю чоры башланды.
"Май" суыклары булуга карамастан, кырларда яхшы уңыш бар. Бүгенге көнгә "Заря" ҖЧҖ барлык урып-җыю комплексын: здыр табагы хуҗалыгын, складларны, ашлык җыю комбайннарын һәм транспортны тулысынча әзерләгән. Шушы көннәрдә бөртеклеләрне суктыра башлаячаклар. Әлегә көзге культуралар чаптырылган. Урып-җыюга комбайнчылар Петр Коновалов, Василий Кульков, Евгений Трофимов һәм Валерий Коновалов бик җаваплы карадылар. 1300 гектарда бөртекле культуралар җыясы бар. Комбайнчыларга суктырган өчен бәяләр һәм өстәмә бүләкләү чаралары бирелде. Җитәкчелек барысын да махсус җайланмалар, янгын сүндерү чаралары, ремонт звенолары һәм кайнар ризык белән тәэмин итте.