Игълан

2024 елның 26 июле, җомга

Иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе кысаларында бизнеска аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы халкына хәйрия һәм социаль ярдәм күрсәтүче коммерциячел оешмаларны, шәхси эшмәкәрләрне, үзмәшгульләрне тану өчен «Бизнес» юнәлеше кертелде («кече бизнес», «урта бизнес», «эре бизнес»номинацияләре).

Заявка бирү срогы-2024 елның 29 июненнән 7 августына кадәр.

Премиянең рәсми сайты – https://dobrotatarstan.ru. 

Гадәттәгечә, премия җиңүчеләрен бүләкләү агымдагы ел ахырында республика җитәкчелеге катнашында узачак.

Элемтә өчен: Вәлиева Рената Илдар кызы, «ТР ИРЦД» АНО белгече, тел.: 8 (917) 252-28-53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International