Хөрмәтле сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Хәзерге тормышны сәүдәдән башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең хезмәтегезгә ихтыяҗ зур, чөнки аның нәтиҗәлелегенә кешеләрнең кәефе дә, аларның тормыш сыйфаты да, район икътисадының торышы да бәйле.
Кыенлыкларга карамастан, сез сервис дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләвегезне дәвам итәсез, хезмәт күрсәтү культурасын камилләштерәсез, товарлар ассортиментын төрлеләндерергә омтыласыз, кызыклы проектларны гамәлгә ашырасыз һәм сәүдәнең яңадан-яңа алымнарын кертәсез. Шулай булгач, киләчәктә дә сезнең барлык эшләрегез һәм башлангычларыгыз уңыш белән бергә барсын!
Чын күңелдән сезгә актив сатулар, югары табыш телим! Һәм рәхмәтле сатып алучыларга. Һәр яңа көн ирешелгән нәтиҗәләрдән шатлык китерсен! Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!
Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Е. А. Варакин