Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакин район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты белән чираттагы киңәшмә үткәрде.
Гадәттәгечә көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документлар, муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре тора. Җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.