Татарстан Республикасы Рәисе аучылык ресурсларын аулау лимитын раслады

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе республика территориясендә 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәрге чорга аучылык ресурсларын аулау лимитын раслады . Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга була: аучылык ресурсларын аулау лимиты.

Шулай ук искә төшерәбез, 2024 елның 16-31 октябрендә БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклауны арттыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында аучылыкны тыю кертеләчәк. Тиешле указга Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International