Авыл проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү – гражданнарның үзара салым программасының төп максаты. Югары Ослан авыл җирлегенең Киров ис. поселогында яшәүчеләр үзара салым ярдәмендә юллар проблемасын хәл итәләр. Аның асылы шунда ки, халык җыйган һәр сумга дәүләт дүрт сум өсти.
Үзара салым программасы буенча гражданнардан 79,100 мең сум һәм дәүләттән 316,400 мең сум күләмендә җыелган акчалар, гомуми суммасы 395,500 мең сум булган, поселокның үзәк, Яшьләр һәм Мәктәп урамнары буйлап урнашкан юлларына 247 тонна вак таш салуга тотылган. Полевая урамында юл полотносы 2021 елда Татарстан Республикасы торак пунктларында юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы буенча торгызылган.
Республикада үзара салым акчаларының торак пунктлар һәм анда яшәүчеләр файдасына ничек эшләвенә мисаллар күп. Гражданнарга үзара салым кертүнең уңай тәҗрибәсе районыбызның кайбер авылларында да тупланган. Халык белән берлектә социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү халыкның гражданлык активлыгын арттыра.
Авылыбыз хакына финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен бистә халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм башка эшләрдә алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез. Бары тик бергә, уртак тырышлык белән генә без үз авылыбызны матур һәм уңайлы итәчәкбез!