Быел Печище авылындагы мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясауга Татарстан бюджетыннан 23 миллион сумнан артык акча җибәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы бинасы 1988 елда файдалануга тапшырылган, 30 урынга исәпләнгән. 36 ел эчендә канализация, суүткәргеч һәм электрика яраксыз хәлгә килгән. Бинаның идәннәре, стеналары, фасады шулай ук ремонт таләп иткән.
Бүгенге көндә эшләр тулы куәтенә бара. Төзүчеләр төркемнәрдә идәннәрне һәм кирәкмәгән бүлгеләрне сүткәннәр. Бина эчендә канализация алыштырылды, суүткәргечләр салынды һәм азык-төлек блогы яңадан планлаштырылды. Тәрбияләнүчеләргә уңайлы булсын өчен, төзүчеләр баскыч арасын үзгәртеп коралар: артык бүлемнәрне алып куйганнар һәм өстәмә коридор ясаганнар.
Ремонт буенча бурычлар күп. Әмма уртак тырышлык белән эш ахырына якынлаша. Капиталь ремонттан соң бакчада заманча шартлар тудырылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак, ә бина барлык санитария таләпләренә туры киләчәк.