Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакин традицион "Эшлекле дүшәмбе" һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Анда район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында оператив сводка, агымдагы елның гыйнвар-февралендә хезмәт коллективларында җыеннарда һәм очрашуларда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турында сөйләделәр. Моннан тыш, август аенда мәдәни-массакүләм чаралар һәм социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында фикер алыштылар.
Азакта Башкарма комитет җитәкчесе агымдагы чорга бурычлар билгеләде.