Евгений Варакин: Югары Осланда туризмны үстерүгә җирле эшмәкәрләрне җәлеп итәргә кирәк

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Югары Ослан районында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты»фондының табигый территорияләр буенча Дирекциясе тарафыннан эшләнгән берьюлы ике туристик юнәлешне гамәлгә ашыру планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе Евгений Варакинга тәкъдим ителгән проектлар төрле максатчан аудиторияләргә исәпләнгән һәм кулланучыны Ослан тауларының тарихы һәм табигате белән таныштыра. 

«Идел сукмагы» проекты республиканың берьюлы биш районын үз эченә ала. Бу җәяүле маршрут, аның 60 чакрымы Югары Ослан районы буенча уза. Тулаем алганда, туристлар махсус саклана торган 26 табигый зона территориясе аша уза һәм йөздән артык мәдәни мирас объектын күрә алачак.

«Соколка тавы» рекреацион зонасы проекты Югары Осланның төп күзәтү мәйданчыгында табигый-иҗади резиденция төзергә мөмкинлек бирәчәк, анда скульптуралар паркы һәм заманча глэмпинглар булдыру планлаштырыла.

"Район җитәкчесе буларак, мин, һичшиксез, безнең территориябездә туризм үсешенә ярдәм итәм, өстәвенә, безнең татарстанлыларга гына түгел, ә республикабызга илнең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүчеләргә дә күрсәтерлек нәрсәләребез бар. Әмма ышанам һәм минем белән барысы да риза булыр, теләсә нинди коммерция инициативасы, эре яки кече бизнес булсынмы, җирле бюджетка салым рәвешендә табыш китерергә тиеш", - дип билгеләде Евгений Варакин үзенә ышанып тапшырылган территориядә табигый туризмны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында.

Башкарма комитет җитәкчесе фикеренчә, халыкка туристик хезмәт күрсәтүдә катнашучы барлык предприятиеләр һәм эшмәкәрләр мәҗбүри рәвештә районда теркәлергә тиеш.

"Иң мөһиме, без бу өлкәгә җирле халык арасыннан мөмкин кадәр күбрәк бизнесменнарны җәлеп итәргә тиеш. Шулай итеп без булдыклы якташларыбызга ярдәм итеп кенә калмыйча, аларны үз территориябездә дә тота алачакбыз», - дип билгеләп үтте Варакин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International