«Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеге»

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 8-22 август көннәрендә «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.

Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, Мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатларында үткәрелә. 

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлекчәсендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International