Җитәкчеләр җитештерелгән продукция күләмнәрен, шулай ук продукцияне югалтуга китергән эштәге кимчелекләрне әйттеләр.
7 айда МТФ терлекчеләре 9115 центнер сөт һәм 212 центнер ит җитештергән. Кызганычка каршы, сөт җитештерү узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда кимегән.
Предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре терлекләрнең баш санын торгызу һәм сөт җитештерүне арттыру планын төзеделәр.
Чара ахырында барлык терлекчеләр акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.