Югары Осланда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына капиталь ремонт ясалды.
Яңарту бинаның керү төркемен һәм фасадын реконструкцияләүне үз эченә алган, моңа 3,2 миллион сум бүлеп бирелгән. Хәзер бина заманча һәм сөйкемле тышкы кыяфәте белән күзне сөендереп кенә калмый, ә хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар да тудыра.