Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле композитор Салих Сәйдәшевка багышланган традицион «Сәйдәшстан» сәнгать бәйрәме узды.
Бәйрәм танылган композитор үзе исән чакта ял итәргә яраткан йорт урынында урнаштырылган стелага чәчәкләр салудан башланды. Концерт мәчет фонында, табигать кочагында узды, анда бөек композиторның үлемсез музыкасы яңгырады.