Бүген, 2024 нче елның 21 нче августында, Югары Ослан районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
1. Татарстан Республикасы көнен (30 август), Белем көнен (1 сентябрь) бәйрәм итүгә багышланган, террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә (3 сентябрь), Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар, авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында;
2. Белем көнен бәйрәм итү һәм яңа уку елы башлану чорында террорчылык һәм экстремистик күренешләрне профилактикалау чаралары турында. Мәгариф оешмаларының террорчылыктан якланганлыгының торышы;
3. Терристик омтылышларның (ПОТП)потенциаль объектларының террорчылыктан якланганлыгы торышы турында;
4. Аерым игътибар категориясе затлары белән профилактика эшен камилләштерү торышы һәм чаралары турында;
5. Дини экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауда дини өлкәдә профилактика эшен, шул исәптән муниципаль районның дини культ учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү торышы һәм чаралары турында;
6. Канаш, Введенка Бистәсе, Октябрь, яр буе Морквашы, Борнаш авыл җирлекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге торышы, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлеге территориясенә килүче затлар белән эшләү турында;
7. Айлык үткәрү турында " Экстремизмга-юк!».
Җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.