Дәүләт флагы көне алдыннан «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Минем дәүләтем флагы»дигән матур велоузыш оештырды. Чара Россия һәм Татарстан флагларын тантаналы күтәрүдән башланды, бу патриотизм һәм бердәмлек атмосферасы тудырды. Балалар шулай ук мавыктыргыч викторинада катнаштылар, аннары әти-әниләре белән велосипедта юлга чыктылар.
Көндезге сәфәрдә катнашучылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия символы — флаг» дигән әңгәмә һәм Россия триколорын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.