Күптән түгел Татарстан Республикасының Югары Ослан районында 300 квадрат метр мәйданлы чүп-чар янган. Инцидентның төп сәбәбе-ут белән саксыз эш итү. Зыян минималь булуга карамастан, мондый хәлләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, гомуми файдаланудагы җирләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда учак ягу, махсус билгеләнгән урыннардан тыш чүп-чар, үлән һәм башка калдыкларны яндыру тыела. Бу кагыйдәләрне бозу административ җаваплылыкка китерергә мөмкин:
гражданнарга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга-30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга-60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга-400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Шуны да истә тотарга кирәк: язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда территорияне чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарту эшләрен башкарырга кирәк. Барлык халыкны янгын чыгуны булдырмау, үз йортларыбызның һәм әйләнә-тирә мохитнең иминлеген тәэмин итү өчен игътибарлы һәм җаваплы булырга чакырабыз.