АЧС таралуны профилактикалау максатларында дуңгыз хуҗалары өчен мәгълүмат

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы (алга таба – АЧС) чыганаклары барлыкка килүне һәм аларның таралуын профилактикалау, әлеге аеруча куркыныч йогышлы авыру буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүенә үз вакытында җавап бирү максатларында 2024 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы территориясендә АЧСНЫ профилактикалау айлыгы үткәрелә.

Шуңа бәйле рәвештә дуңгыз хуҗаларына АЧСНЫ профилактикалау чаралары, нәрсә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерәсе килә:

- дуңгызларга ветеринария белгечләре хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә;
- хуҗалыкның ябык тибындагы эшен тәэмин итәргә;
- авыру ихтималын вакытында ачыклау өчен, дуңгызларга көндәлек тикшерү үткәрергә;
- җәйге чорда дуңгызларны һәм аларны кан эчә торган бөҗәкләрдән тоту урыннарын һәр ел саен эшкәртергә;
- кимерүчеләргә каршы көрәш алып барырга һәм хуҗалык территориясендә дезинфекция чаралары үткәрергә;
- санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска;
- терлек азыгын алдан термик эшкәртүне мәҗбүри башкарырга;
- дуңгызлар тотыла торган урыннарда булганнан соң санитар эшкәртү үткәрергә;
- дуңгызларны ашату, эчерү һәм карау өчен аерым кием һәм аяк киеме булырга тиеш;
- дуңгызларда АЧС симптомнары булган барлык очраклар яки терлекләрнең кинәт үлүе турында ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International