Узган шимбәдә «Свияга» ату мәйданчыгында стендка ату буенча Россия укучылары спартакиадасы финалын ачу тантанасы булды.
Тантанада тренерлар, спортчылар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Биш көн дәвамында яшь атучылар трапе һәм скит дисциплиналарында 6 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Турнирда Россиянең 14 төбәгеннән 66 спортчы катнаша, аларның һәркайсы үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә омтыла.
Беренче булып стартка «траншейниклар»чыкты. Аннары эстафетаны түгәрәк стендта ярышучы атучылар кабул итәчәк, алар катнаш форматтагы бүләкләрнең йомгаклау комплектын уйнатачак.