Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен көз — актив кыр эшләре чоры. Туңга сөрү-югары уңыш бирә торган төп агротехник алым. Бу процесс туфрак әзерли һәм фермерларга язгы эшләрне тиз арада тәмамларга мөмкинлек бирә.
Көзен сөрелгән җир чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшне шактый җиңеләйтә. Шуңа күрә, комбайннар артыннан, мөһим эшкә әзер тракторлар басуга чыга.
Бүгенге көндә Югары Ослан районында туфрак эшкәртү 1210 гектар мәйданны били. Бу сан гына түгел-тырыш хезмәт һәм сыйфатка омтылу нәтиҗәсе.