Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьгә кадәр район халкы «гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашу өчен документлар һәм фотосурәтләр бирә ала (ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан гамәлгә куелган).
Конкурста гражданнар – гаилә архивлары хуҗалары (фотосурәтләр, хатлар, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм башка документлар) катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Башта документлар электрон рәвештә җибәрелә, төп нөсхәләрне республика этабында 1-3 урыннарны алган катнашучылар гына тапшыра. Алар өчен өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 50000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
Конкурсны уздыру турындагы нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «ТР Дәүләт архивы» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган. https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Конкурсның республика этабына конкурс документларын бирү чоры 13.10.2024 елда тәмамлана.
Конкурста катнашырга теләсәк, муниципаль район башкарма комитетына, Архив эше буенча секторга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз (тел. 884379-2-14-85 эл.почта Zuhra.Suleymanova@tatar.ru)