18-19 сентябрьдә Буада яшь бадминтончылар өчен «Татарстан Республикасының Бадминтон өметләре» һәм тәҗрибәлерәк спортчылар өчен «ТР шәхси кубогы» зона ярышлары узды. 6 муниципаль районнан 100 дән артык спортчы әлеге турнирларның финал өлешенә чыгу өчен көрәште.
Югары Ослан спорт мәктәбе бадминтончылары тәҗрибәле тренер Петр Ильин җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар йомгаклары буенча Козлова Анастасия һәм Баймяшкин Аркадий үз яшь категорияләрендә 3 нче, Корнев Никита 5 нче урынны алдылар. Алар Казанда финал ярышларында чыгыш ясаячак.
Спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Петр Ильинны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!