«Татарстан Кроссы-2024»

2024 елның 22 сентябре, якшәмбе

Узган шимбәдә Югары Ослан авылында, шулай ук районыбызның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан кроссы – 2024»район массакүләм ярышлары булып узды.

Район үзәгендә ярышлар узган еллардагы кебек үк мәдәният һәм ял паркында узды. Актив яшәү рәвешен яратучыларга 1000 метр араны үтәргә кирәк иде. 

Теләүчеләр шунда ук йөгерү буенча ГТО нормативын исәпкә алдылар, шулай ук ГТОның мобиль мәйданчыгы да эшләде. 
Тантанада катнашучыларны Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Черменский сәламләде һәм спортта җиңүләрен теләде.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Федотов катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International