Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Республиканың барлык зур шәһәрләрендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. 

Шимбә көнне безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ярминкәдә үзләренең беркетелгән мәйданчыгында катнаштылар. Шәһәрлеләр ярминкәләрне түземсезлек белән көттеләр һәм актив рәвештә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алдылар. 

Ярминкә мәйданчыгында Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды, ул оештыручыларга һәм һәр катнашучыга ярминкәне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International