Үзләрендә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары игътибарыннан читтә калмый. 

Шушы көннәрдә Октябрьский бистәсе территориясенә утын өчен бүрәнәләр китерелгән. Терлек азыгы белән тәэмин итүдә аерым проблемалар булмаса, утын әзерләү күп вакыт һәм көч таләп итә. 
Ләкин бистә яшьләре бу мәсьәләне бик тиз хәл иттеләр. Иртә таңнан ук эшкә керештеләр: кисәләр, ташыйлар, чәнчиләр.  

Октябрь урта мәктәбе укучылары да читтә калмады. Дәресләрдән соң малайлар бер-бер артлы өйдән-өйгә йөреп, әзерләп куйган утыннарын җыярга булыштылар.моның өчен алар хуҗаларыннан, өлкән иптәшләреннән һәм җирлек башлыгы Шамил Азизовтан зур рәхмәтләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International