Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер»республика конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс «Экология» милли проектын хуплый һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән актив шөгыльләнүче предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Катнашуга регион территориясендәге теләсә кайсы предприятие һәм оешма, шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла. Түбәндәге конкурс төркемнәрендә катнашырга мөмкин: оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары.
Гаризалар 2024 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурсның Нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: ЭКОлидер. Эшләр түбәндәге электрон адреслар буенча кабул ителә:
Eco.pros@tatar.ru -оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен, шулай ук экологик белем бирү һәм педагогик инициативалар мәсьәләләре буенча;
Elena.Veselova@tatar.ru -массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.
Элемтә өчен элемтә заты: экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге начальнигы Артемьева Ога Владимировна, телефон: 8(843) 267-68-11, 8(843) 264-23-67.
ЭКО лидер презентацияләренә техник таләпләр