Югары Осланда балалар һәм яшүсмерләр өчен буш вакытларын оештыру өчен шартлар тудырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр министры Ринат Садыйков һәм район башлыгы Евгений Варакин катнашында узган эшлекле киңәшмәдә сүз барды.
Заманча ял итү мәйданын яшьләр клубы бинасында урнаштыру планлаштырыла. Анда капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, объект иҗат, заманча технологияләр, төрле һөнәрләр һәм спорт белән мавыгучы яшьләрне җәлеп итү ноктасына әверелергә тиеш.
- Безнең бурыч секцияләрне һәм түгәрәкләрне бер ноктада туплау, аларда һәркем кызыксыну буенча шөгыль таба алыр иде. Бу иң заманча таләпләргә туры килә торган яшьләрне җәлеп итү үзәге булырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ринат Садыйков сүзләренчә, алар Евгений Варакин караган бина бөтен район халкы тормышында мөһим урын алачак яшьләр үзәген булдыру өчен бик тә туры килә.
- Татарстанда яшьләребез таләпләренә җавап бирә торган ял итү үзәкләрен оештыруның күп мисаллары бар. Бу тәҗрибәне һичшиксез үзләштерергә һәм аны үз территорияңдә гамәлгә ашырырга кирәк. Биредә профессиональ һәм яшь музыкантлар өчен уңайлы тавыш яздыру студиясе булдырырга, слесарь, токарь һөнәрен үзләштерү өчен остаханәләр оештырырга, башка бик күп идеяләрне тормышка ашырырга мөмкин. Бу үсеп килүче буын өчен мөһим һәм иң мөһиме, моңа ихтыяҗ бар, - дип ышана Яшьләр министры.
Киңәшмә азагында Ринат Садыйков һәм Евгений Варакин «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге әгъзалары белән аралаштылар һәм хәрби-патриотик музей экспозициясендә булдылар.