Макыл авылында "Кашаф" мәчетенең дүрт ел эчендә җирле халык һәм хәйриячеләр акчасына төзелгән 25 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Тантаналы шартларда имам Ринат хәзрәт, районның элеккеге башлыгы Марат Зиатдинов һәм башка мәртәбәле кунакларның котлаулары яңгырады. Бигрәк тә Мәдинә Вәгыйзь кызының архив фотолары белән чыгышы истә калды.
Чараны оештыручы Гөлгенә Дәүләтшина Гаилә елы һәм изге "Мәүлид ае"аена туры килгән юбилейның мөһимлеген ассызыклады. Чара мәчет төзелешендә ярдәм иткән активистларны бүләкләү белән тәмамланды.
Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге атаклы "Хәзинә" вокаль төркеме бәйрәмне үзләренең автор мөнәҗәтләре белән бизәде.