Экологик куркынычсыз һәм тәмле. Бу сатып алучылар өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә яшелчәләрнең иң мөһим характеристикалары. Югары Ослан авыл җирлегендә теплица бар, анда ел әйләнәсе ябык грунтта яшелчә культуралары үстерелә. Төп культуралар-кыяр, помидор,салат төрләре.
Бүгенге көндә 1000 м2 мәйданда кыяр үсентеләре утыртылды. Софитлар яктысында түгел, ә башка махсус яктырткыч приборлар яктысында яшелчә салатларының булачак йолдызлары көч җыя. Беренче уңыш ноябрь уртасына планлаштырылган. Яңа һәм табигый яшелчәләргә халыкта аеруча кышкы чорда ихтыяҗ зур.