«Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " 04.08.2023 №417-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы партнерлык (ислам) финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру өчен пилот субъектлар санына керде.
Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм халкыннан социологик сораштырулар үткәрә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашып белешүләр» бүлекчәсендә, агымдагы елның 3 октябреннән 18 октябренә кадәр тиешле рубрикада онлайн сорашып белешүләр уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm
Халык өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm