2024 елның 24 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вазыйфаи затлары кабул итәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Халыкны кабул итү яшьләр (яшүсмерләр) клубы бинасында узачак: Югары Ослан авылы, Чехов ур., 32 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 2-18-36