Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Тармак ветераннары!
Имин сыйфатлы юллар-теләсә кайсы территорияне үстерү өчен мөһим өлеш. Шул ук исемдәге федераль проект, республикабыз Хөкүмәте ярдәме һәм, иң мөһиме, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте нәтиҗәсендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә М-7 һәм М-12 тизйөрешле трассалары салынды, җирле әһәмияттәге юллар төзелә һәм ремонтлана. Болар барысы да безнең икътисадка, инфраструктура үсешенә, ә ахыр чиктә безнең халыкның иминлегенә уңай йогынты ясый.
Барлык Югары Осланлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, авыр хезмәтегез, җаваплы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Е. А. Варакин