МББУ "Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә ««Бердәм Россия»белән финанс грамоталылыгы" акциясе кысаларында оештырылган финанс белеме дәресе узды.
Чараның спикеры булып Югары Ослан муниципаль район Советында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, башлангыч бүлекчә секретаре, Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин чыгыш ясады. Очрашу барышында өлкән сыйныф укучыларын шәхси финанслар белән уңышлы идарә итәргә, цифрлы грамоталылыкка, кредитларга, иминиятләштерүгә, финанс иминлегенә һәм бюджет формалаштыруга өйрәттеләр.
Спикер хакимиятнең закон чыгару органнары һәм бу өлкәдә депутатлар роленә тукталды.
Башкарма Секретарь
Партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе Фәридә Янтыкова