Россиядә рәсми рәвештә сигез сәгатьлек эш көне Октябрь революциясеннән соң кертелде. Тиешле Декретны Совнарком 1917 елның 11 ноябрендә үк кабул итә. Хезмәт атнасы алты көнлек булып кала, аның гомуми дәвамлылыгы 48 сәгать тәшкил итә. 1918 елның 9 декабрендә яңалыклар РСФСР хезмәт законнары кодексында теркәлә.
1956-1960 елларда Совет икътисадының төрле тармакларында эш көне озынлыгын алты көнлек эш атнасында акрынлап җиде сәгатькә кадәр кыскарта башладылар.
1967 елның 7 мартында КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы һәм профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы «предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларның эшчеләрен һәм хезмәткәрләрен ике ял көне белән биш көнлек эш атнасына күчерү турында " уртак карар кабул итте. Реформа рәсми рәвештә Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлана.
КПССның Югары Ослан район комитеты бюросы һәм Татарстан АССРның Хезмәт ияләре депутатлары район Советы Башкарма комитетының 1967 елның 13 декабрендәге 435 номерлы «партия, совет һәм иҗтимагый оешмалар аппараты хезмәткәрләрен биш көнлек эш атнасына күчерү турында»гы карары белән танышырга тәкъдим итәбез.