Белдермә

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

2024 нче елның 30 нчы октябрендә 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль район Советының чираттагы илле икенче утырышы узачак.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1.     Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының 2023 елның 11 декабрендәге 39-531 номерлы «2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында; 
2.    Югары Ослан муниципаль районының 2024 нче елның 3 нче кварталы бюджеты үтәлеше турында»; 
3.    «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы карары проекты хакында;
4.    Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
5.    Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
6.    Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
7.    Югары Ослан муниципаль районының бүләкләү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
8.    Югары Ослан муниципаль районының Мактау китабына кандидатуралар карау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;
9.    Югары Ослан муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
10.    Югары Ослан муниципаль районы Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертү турында;
11.    Югары Ослан муниципаль районының 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында;
12.    "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында;
13.    "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районы гражданнарына патриотик тәрбия бирү.
    Элегрәк, 30.10.2024 елның 9.30 да район Советының даими комиссияләре утырышлары узачак:
- бюджет-финанс мәсьәләләре буенча-каб. Федотова Ю. В.
- законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча-кече зал.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International