Анда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов катнашты.
Көн тәртибендә ун мәсьәлә каралды, алар арасында агымдагы елның 3 нче кварталына бюджет үтәлеше һәм «2021-2025 нче елларга Югары Ослан муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру.
Сессия азагында дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Әхмәтшин һәм «Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе» МКУ җитәкчесе урынбасары Сергей Сорокин бүләкләнде. Югары Ослан район Советының гомуми бүлек җитәкчесе урынбасары Азат Галимуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә лаек булды.